Сенегал Президенты Түбән Камадагы нефть-газ химиясе предприятиеләрен карады
Бүген көннең икенче яртысында Сенегал Президенты Маки Салл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән республиканың Түбән Камада урнашкан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә булды. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Африка иле лидерына шина ясау буенча Россиянең иң эре комплексларының берсе «Кама Тайрс»ның (Kama Tyres) җитештерү куәтләрен күрсәттеләр.
Комплекс берничә предприятиене, үз фәнни-техник үзәген үз эченә ала. Ул җиңел, җиңел йөк, йөк һәм махсус шиннар, шулай ук квадроцикллар өчен шиннар җитештерә.
Маки Саллның Татарстан белән танышу сәфәре «Россия-Африка» икенче саммитында катнашу өчен Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында уза. Саммит 27 һәм 28 июльдә Санкт-Петербургта узачак.
Иртән Сенегал Президенты Татарстан Рәисе белән Казанның спорт объектларында булды, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк эше белән танышты, Казан Кремлендә йөрде, анда «Кол-Шәриф» мәчетендә һәм Благовещение соборында булды.