Башкортстан Кытайга хәләл сыер ите сата башларга мөмкин
Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматынча, Кытайда мөселманнар өчен рестораннар челтәре бар, анда төп ризык – хәләл сыер ите белән токмач. Әлеге рестораннар челтәренең 40 меңләп ноктасы бар, шуңа сыер итенә ихтыяҗ зур диелә.