Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка «Россия-Африка» форумына килде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисади һәм гуманитар форумында катнаша. Бу максат белән республика җитәкчесе Санкт-Петербургка килде. Форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Рөстәм Миңнеханов рәсми делегацияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырырга, шулай ук форумның пленар утырышында катнашырга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, форум ике көн дәвамында – бүген һәм иртәгә узачак. Анда Африка континентының 54 иленнән 49 ил вәкилләре, шул исәптән 17 дәүләт башлыгы, биш вице-президент һәм биш хөкүмәт һәм парламент башлыгы катнаша. Форум кунакларының берсе Сенегал Президенты Маки Салл булачак, ул кичә Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде.