Аннексияләнгән Кырымда газүткәргечтә диверсия эше белән бәйле мәхкәмә утырышына килгән кимендә 13 кеше тоткарланган
Мәхкәмә утырышында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның шикаяте караласы иде. Бу утырышка журналистларны да, хөкем ителүчеләрнең туганнарын да кертмәгәннәр. Керә алмаучылар моны шикаять иткән һәм аларны тоткарлаганнар.