Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

Шамил Садыйков: «Татмедиа» АҖның 16 басмасы тиражларын арттырды

0
Шамил Садыйков: «Татмедиа» АҖның 16 басмасы тиражларын арттырды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татмедиа» АҖ басмаларының язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

«Быел без язылу кампаниясен җиңел булмаган шартларда үткәрдек. Логистика өлкәсендә, өлкән кешеләрне газетага яздыруда билгеле бер кыенлыклар бар. Баштан ук безнең җитди сөйләшү булды: язылучылар саны 20 процентка кимер, дип фаразланды. Аллаһка шөкер, почта һәм редакцияләр белән нәтиҗәле эшләдек. Фаразланган саннар чынга ашмады. Алай гына да түгел, «Татмедиа»ның 16 басмасы тиражларны арттырды», - диде матбугат очрашуында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул «Шәһри Чаллы, «Шәһри Казан» газеталары редакцияләрен аерым билгеләп үтте, газеталарның тиражны арттыруга зур өлеш кертүен әйтте.

«Республика буенча «Шәһри Казан» газетасының тиражы ун процентка артты, журналларның да тиражы үсте. Кампаниянең нәтиҗәсе шул: 204 мең кеше басма матбугатка язылган. Татарстан - Россиядә басма матбугатны уку буенча лидер. Бу «Россия Почтасы», җитәкчеләрнең, почтальоннарның «Татмедиа» АҖ, редакцияләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Алга таба да шушы нәтиҗәне саклап калып эшләвебезне дәвам итәргә кирәк дип саныйм», - диде Шамил Садыйков.

Аның әйтүенчә, басма матбугатка язылу кампаниясенең 80 проценты - почтальоннарның хезмәте. «Бу зур процент. Почтальоннар һәр авыл, шәһәр кешесенә барып җитә алды. Хәзерге заманда мондый нәтиҗәгә ирешү - зур казаныш. Бүгенге көндә безнең төп инструментыбыз - «Татарстан почтасы», почтальоннар. Алар көн саен басмаларны абунәчеләргә таратып чыга. Басма матбугатка язылучыларның 70 проценты - авыл, район кешеләре», - диде генераль директор.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. «Хезмәтегез җиңел түгел. Үз чиратында, без җитәкчеләргә почтага карашны үзгәртергә, аны кадерләп сакларга кирәклеге турында аңлатмакчы булабыз. Бүгенге көн нәтиҗәсенә без сезнең тырышлык белән ирешә алдык. Почта хезмәткәрләренә карата кадер һәм хөрмәт булган заман килеп җитәр дип өметләнәм», - диде ул.

2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Шәһри Казан» газетасы беренче урынга ия булды. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы быелдан аерым индекс белән чыга башлады (тиражы – 8121). Газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының ике ел элек чыга башлавын искәртте. «Шул уңайдан без «Татмедиа» бинасы янында бәйрәм оештырырга булдык. Урамда концерт карау, тәм-томнардан авыз итеп кенә түгел, иң якын дусларыбыз - почта хезмәткәрләрен чакырырга булдык», - диде ул.

«Без һәрчак «Россия Почтасы» эшчәнлегенә зарланабыз. Әмма мин зарланырга яратмыйм. Быел без язылу кампаниясенең тактикасын үзгәрттек: почтальоннар белән хезмәттәшлек иттек. Вакыттан алда барырга кирәк, шуңа күрә белән Шамил Мөхәммәтович белән «Шәһри Казан. Язмыш» дигән икенче төрле формат уйлап таптык. Шулай ук, редакция эшчәнлегендә дә үзгәрешләр булды», - диде «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире.

Ул почта хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт әйтте. «Язылу кампаниясе тәмамланырга өч-дүрт көн кала кайбер почтальоннар үзләренең эшенә - планны үтәргә безне чакыра. Менә шундый намуслы почтальоннар бар. Без барыбыз да алар янына кайтып, планны үтәдек. Тиражыбыз да үсте», - диде Радик Сабиров.

«Россия Почтасы» АҖ филиалы - «Татарстан почтасы» директоры Илнур Мәхмүтов почта хезмәткәрләренең көн саен авыр һәм кирәкле эш башкаруын әйтте.

«Цифрлаштыру заманында нинди генә шартларда да, нинди һава торышы булуга карамастан, почтальон гражданнар белән күзгә-күз очрашкан кеше булып кала. Икенче ярты еллыкта 15 миллион басма матбугат кешеләргә «Татарстан почтасы» ярдәме белән таратылачак, дигән сүз. Бу бик зур хезмәт. Барчагызга да рәхмәт. Уртак хезмәтебез алга таба да үзенең уңышлы нәтиҗәсен күрсәтер дип уйлыйм. Барыбызга да исәнлек-саулык телим», - диде Илнур Мәхмүтов.

Шамил Садыйков әйтүенчә, Айдар Сәлимгәрәев кушуы белән, һәр районда, шәһәрдә почтальоннар белән очрашулар үткәреләчәк. «Почта хезмәткәрләрен «Татмедиа»га да чакыру бик отышлы булыр иде. Аларга журналистларның ничек эшләвен, редакция эшчәнлеген күрү бик кызыклы булыр дип уйлыйм», - диде ул.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Городские вокзалы объединяют маршруты





Москва

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Городские вокзалы объединяют маршруты



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Джиган, Оксана Самойлова, Виктория Боня и другие: ТНТ раскрывает дату премьеры нового сезона реалити «Выжить в Дубае. Возвращение»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей

Среди сотрудников уголовно-исполнительной системы Республики Дагестан определили лучшего гроссмейстера

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве


Даниил Медведев

После поражения де Минору россиянин Медведев завершает выступление в престижном теннисном турнире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Хуснуллин: несмотря на ставку ЦБ, приток ипотеки в стройку продолжается



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России