Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия-Мавритания мөнәсәбәтләрен ныгытуда ярдәм итәргә әзер
Татарстан Россия-Мавритания мөнәсәбәтләрен ныгытуда ярдәм итәргә әзер. Энергетика, машина- һәм автомобиль төзелеше, IT, фармацевтика һ.б. тармаклар моның өчен перспективалы юнәлешләр булырга мөмкин, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ислам республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Ульд Билал белән очрашуда.
Очрашу «Россия - Африка» икътисади һәм гуманитар форумы кысаларында Санкт-Петербургта узды.
«Африка – табигый байлыклары һәм эшче көчләр потенциалы буенча уникаль. Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында аның роле үсүен дәвам итә. Соңгы елларда Африка континенты икътисади үсештә шактый югары темплар күрсәтә. Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив юнәлештә үсеш кичерде», - дип искәртте Татарстан җитәкчесе.
Мөхәммәд Ульд Билал, үз чиратында, Мавританиянең чимал сәнәгатен үстерүгә йөз тоткан ил булуын искәртте. «Үзара хезмәттәшлек безнең өчен файдалы булыр иде, сезнең белем һәм тәҗрибәгез бик кирәкле. Без чималны читкә чыгаруны киметеп, аны үзебездә эшкәртүгә йөз тотканда моның әһәмияте тагын да арта», - дип искәртте ул.
Мавритания Премьеры бизнес-даирәләргә Татарстандагы коллегалары белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итәчәген әйтте. Халыкара чаралар, шул исәптән KazanForum алар өчен республиканың потенциалы белән танышуда бер мөмкинлек булачак.
Татарстан Рәисе мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерүен әйтте. «Сезнең бизнес-делегацияләрне Татарстанда көтеп калабыз», - диде ул.
Мөхәммәд Ульд Билал шулай ук РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында сөйләде, анда Россия турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алуын искәртте.