Казанлыларны «Печән базары» фестиваленә чакыралар
Казанда «Печән базары» фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дизайнер-трейдерлар заманча креатив товарлар әзерләргә керешкән инде. Әлеге товарлар һичшиксез үз хуҗаларын табачак.
Очрашу урыны – Казан шәһәре, Кабан күле буе. Заявкалар 10 августка кадәр кабул ителә.