Уфада икътисадчы һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Фуат Урманов вафат булган
Уфада 85 яшендә Фуат Урманов вафат булган. 1992-2006 елларда ул Дәүләт милке белән идарә итү буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетында эшләгән, Башкортстанда яңа икътисади тәртип формалаштыруның башында торган. Ул эшләгән елларда профессионаллар командасы формалашкан, Дәүләт комитетының матди-техник базасы ныгыган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Фуат Әхмәтҗан улы Урманов 1937 елның 18 августында Уфада туган. Уфаның прибор төзү заводында эшләгән, анда мастердан алып зур җитештерү башлыгына кадәр озын юл узган, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.
Фуат Урманов аны белгәннәрнең хәтерендә зирәк остаз, киңәше һәм эше белән ярдәм итәргә әзер торган үз эшенең остасы, идеяләре ташып торган, эчкерсез, белемле һәм игътибарлы кеше булып калачак.
Фуат Урмановны бүген соңгы юлга озаттылар. «Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша.