Бушлай юридик ярдәм алуга ия махсус хәрби операциядә катнашучылар категорияләре артты
Татарстанда бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия махсус операциядә катнашучыларның категорияләре киңәйтелде. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан законының 12 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июленнән ТР Дәүләт юридик бюросы һәм адвокатлар хәрби хезмәткәрләргә, Росгвардия хезмәткәрләренә, мобилизацияләнгән затларга, ирекле берләшмәләрдә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
«Бушлай юридик ярдәмгә хокук хәзер махсус хәрби операция зонасында булганнарга гына түгел, ә инде әйләнеп кайтканнарга да, 2014 елның маеннан башлап үзләренең хәрби бурычларын үтәгән затларга да бирелә», - дип ачыклык кертте республиканың юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.
Төзәтмәләр шулай ук мөрәҗәгать итә ала торган мәсьәләләр даирәсен киңәйтә. Галимов сүзләренчә, консультацияләр компенсация түләү һәм социаль ташламалар билгеләү мәсьәләләре буенча үткәреләчәк. «Гаилә әгъзаларына затларны хәбәрсез югалган яки үлгән дип тану мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтеләчәк», - дип өстәде ул.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда июль башында контракт хезмәтенә җыю рәсми сайты эшли башлады. Ресурста хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Моннан тыш, контрактчы булып хәрби хезмәткә бару тәртибе турында бөтен мәгълүмат бер урында җыелган.
Искәртик, Татарстанда контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. 117 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була.