Ангола Татарстанның нефть эшкәртү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына
Ангола – Африкада нефть җитештерүдә алдынгы илләрнең берсе. Татарстан әлеге юнәлештә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга әзер, дип искәртте республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анголаның тышкы эшләр министры Антониу Тете белән очрашуда.
ТР җитәкчесе сүзләренчә, якларның хезмәттәшлеге әлегә сизелерлек түгел. «Татарстан төрле елларда Анголага үзендә җитештерелгән йөк машиналарын сатты. Сезнең ил – Африкада нефть җитештерүдә алдынгы дәүләтләрнең берсе, бу җәһәттән ул Нигериядән генә калыша. Без әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга әзер», - дип искәртте ул.
Моннан тыш, Татарстан һәм Анголаның нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һ.б. компанияләре арасында элемтәләрне үстерү өчен зур потенциалы бар. Россиянең күп кенә индустриаль үзәкләре һәм сәнәгый яктан үскән төбәкләре Ангола белән хезмәттәшлек итәргә әзер.
«Россия өчен Африка – мөһим тышкы сәяси һәм икътисади партнер, аның белән хезмәттәшлек барлык өлкәләрдә дә тагын да активрак үсешне таләп итә. Без Россия-Ангола мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Ангола арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Антониу Тете билгеләп үткәнчә, Ангола Татарстанның сәнәгый потенциалын өйрәнү, аеруча аның углеводород чималы эзләү һәм чыгару, нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы һәм белгечләр әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. «Хәзерге вакытта берничә яңа нефть эшкәртү производствосы ачылды, бу сезнең өчен файдалы булачак. Без нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген һәм аны эшкәртүнең сыйфатын арттырырга телибез», - дип аңлатты министр.
Татарстан Рәисе республиканың углеводородлар чыгару һәм эшкәртүдә гаять зур тәҗрибәсе булуын әйтте. Бүген төбәктә чималны 99 процентка кадәр тирәнлектә эшкәртә торган производстволар бар. Татарстанда чит ил студентларына уңышлы белем бирә торган күпсанлы югары уку йортлары да эшли.
«Бездә ике якка да файдалы хезмәттәшлекне җәелдерү өчен күп кенә нокталар бар», - дип сүзен төгәлләде Татарстан җитәкчесе.