Алтайда Ми-8 вертолеты һәлакәтендә 4 кеше үлгән
Алтайда Ми-8 вертолеты һәлакәтендә 4 кеше үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ачыклык кертелгән мәгълүматлар буенча, вертолет һәлакәткә очрагач, 4 кеше үлгән, 10 кеше имгәнгән, ике кешегә медицина ярдәме кирәк булмаган», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» вертолетның һәлакәткә очраган видеосын тәкъдим иткән иде. Ул вакытта 6 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде.
Хәзер белгечләр вертолетның һәлакәткә очрау сәбәпләрен ачыклый.