Гидрометеоүзәк Татарстанда +36 градуслы эсселәр һәм яшенле яңгырлар хакында кисәтте
28 июльдә төнлә, көндез һәм иртән Татарстанда яшен, кыска вакытлы яңгырлар һәм җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә шулай ук томан төшәргә, көндез һәм кич урыны белән боз яварга мөмкин.
Һава температурасы төнлә +15..+20, көндез +31..+36 градус тәшкил итәчәк.