Мәдәният министрлыгы «Татарстан мәдәнияте» интернет-порталын булдыра
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән мәдәният тармагы объектлары һәм чаралары белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасын эшли. Бу хакта мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышы барышында белдерде.
«Татарстан мәдәнияте» («Культура РТ») интернет-порталы «Мәдәни маршрутлар», «Кире элемтә», «Статистика», «Гражданинның шәхси кабинеты» кебек ярдәмче системаларны үз эченә алачак.
«Мәдәни маршрутлар»га яңа мәдәни урыннар һәм вакыйгаларны эзләү һәм тикшерү, ясалма интеллект нигезендә персоналлаштырылган яисә төркемле маршрутлар булдыру, гаризалар төзү, маршрутларны броньлау, шулай ук геймификация (уен формасын кертү), бонуслар һәм ташламалар системасы, гражданнарның ташламалы категорияләре өчен тәкъдимнәр кертеләчәк.
Эшләрне агымдагы елның декабрендә тәмамларга, текстны файдалануга 2024 елның башында кертергә планлаштыралар. Проектның бәясе ел саен 4,5 миллион сум тәшкил итәчәк.