Татарстан «Россия - Африка» форумында санавиация өчен вертолетлар тәкъдим итте
Казан вертолет заводы «Россия - Африка» II халыкара икътисади һәм гуманитар форумында санитар һәм башка вертолетлар тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәкъдим ителгән модельләр арасында Илкүләм санитар авиациясе өчен «Ансат» һәм Ми-8МТВ-1 санитар вертолетлары бар. Искәртик, агымдагы елның маенда Зимбабвега 12 «Ансат» вертолеты тапшырылды һәм Африка дәүләте санавиациясенең нигезе булды. Вертолетның кабинасы зур - монда пациент өчен тулы кыйммәтле реанимация модуле урнаштырыла һәм 3 медик озатып йөри ала. Моннан тыш, завод форум кунакларына күп максатлы авыр Ми-38 моделен дә тәкъдим итте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, биредә «КАМАЗ» заводы да үз продукциясен тәкъдим итә. Форум кысаларында Татарстан стенды эшли, анда республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы турында мәгълүмат урнаштырылган.
Тарихта икенче саммит һәм «Россия - Африка» икътисади форумы Санкт-Петербургта 27 июльдән 28 июльгә кадәр уза. Быел Россиягә Африканың 17 иле вәкилләре килде. Саммитта шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.