Казан Кремлен ремонтлау өчен 695 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк
Казан Кремленең кайбер объектларын ремонтлау һәм реставрацияләүгә, шулай ук музей-тыюлык территориясен төзекләндерүгә 694,6 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
Тендер документларыннан күренгәнчә, биредә, аерым алганда, Изге Николай Ратный чиркәвендә авариягә каршы эшләр башкару, «Кол Шәриф» мәчетендә һава суыру торбасы урнаштыру һәм тавыш көчәйтү системаларын алыштыру турында сүз бара.
Моннан тыш, Казан Кремле территориясен төзекләндерергә кирәк.
Эшләрнең заказчысы – Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе. Заявкалар кабул итү 4 августта төгәлләнә, подрядчыны 8 августта билгеләячәкләр. Башкаручы агымдагы елның 12 декабренә кадәр эшләрне тулысынча үтәргә тиеш.