Табиблар кичә Чаллыда внедорожник бәрдергән баланың хәле турында сөйләде
Табиблар кичә Чаллыда машина бәрдереп киткән 12 яшьлек җәяүленең хәле турында сөйләде. Баланың хәле хәзер тотрыклы, аны реанимация бүлегеннән күчерергә әзерләнәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан Катастрофалар медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.
«Баланы хастаханәгә баш мие җәрәхәте белән алып килгәннәр, эчке органнарына да зыян килгән. Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) оператив рәвештә операция ясала. Хәзер баланың хәле тотрыклы, аны реанимация бүлегеннән нейрохирургия бүлегенә күчерергә әзерлиләр. Бәхеткә, фаҗигадән котыла алдык», - дип сөйләде ул.
Фото: © Валентин Кулагин / «Татар-информ»
Исегезгә төшерәбез, кичә Чаллыда внедорожник 12 яшьлек баланы бәрдерә, ул могҗиза белән исән калган. Ике бала җәяүлеләр кичүеннән чыгып барганда аларның берсен Land Rover бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтендә үсмер бала күп санлы җәрәхәтләр ала.
Шаһитлар әйтүенчә, внедорожник шоферы зур тизлектә барган һәм телефоннан сөйләшкән.
«Көчле тавыш булды, шофер сәгатенә 80 километр тизлек белән барган. Бәрелүдән баланың аяк киеме очып китте», – дип хәбәр иткән иде шаһитлар.