Татарстанда бер ир-ат электр самокатыннан егылып имгәнгән
Теләче бистәсендә ир-ат электр самокатыннан егылып имгәнгән, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Ике көн элек 32 яшьлек ир-ат, электр самокатында йөргәндә идарәне югалтып егылган. Җәрәхәтләнгән ир-атны Казанга алып китәләр һәм Республика клиник хастаханәсенә салалар.
Агентлык мәгълүматлары буенча, аңа умрау сөяге сынган дип диагноз куелган.