Аномаль эсселек аркасында Казанда барлык көндезге чаралар кичке якка күчерелә
Якын көннәрдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә планлаштырылган көндезге чаралар кичкә күчерелә. Бу ял көннәрендә республикада һәм аның башкаласында нык эсселек көтелүе белән бәйле.
Мәсәлән, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе мәгълүматлары буенча, 29 июльдә шаффл буенча мастер-класс көндезге 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә күчерелә. Ул «Ак чәчәкләр» бульварында узачак.
30 июльдә «Крылья советов» паркында 12.00 сәгатькә планлаштырылган шахмат турниры 16.00 сәгатькә күчерелә.
Шәһәр халкына үзләре белән су алырга киңәш итәләр, чөнки кичке вакытта да эссе булачак.
Искәртеп узыйк, Татарстанда республикага якынлашып килә торган аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Инде иртәгә үк төбәк буенча кайбер урыннарда көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +37 градуска кадәр күтәреләчәк.