Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү зарурлыгын күрми
Хәзер Россиядә дүрт көнлек эш атнасын кертү зарурлыгы юк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Бездә бүгенге көнгә дүрт көнлек эш атнасы кертү зарурлыгы юк. Аңлашыла ки, күпчелек гражданнар ирекле эш графигына ия булырга телидер, мөгаен. Ләкин бу [хезмәткәрнең] эш бирүче белән фикерләшүе өчен мәсьәлә», — дип билгеләп үтте Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Котяков «дүрт көнлек эш атнасын төгәл беркетеп, хезмәт законнарын үзгәртү кирәклеген күрмим», дип аерым искәртте.
Чиновник фикеренчә, эш бирүче һәм хезмәткәр «гамәлдәге закон кысаларында да» эш графигына карата уртак карарга килергә мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» Россия эш бирүчеләренең күбесе дүрт көнлек эш атнасына күчүне хуплавын, әмма аңа әзер түгеллекләрен хәбәр иткән иде.