Уфада туган як тарихын өйрәнгән Флюра Әхмәровага мемориаль такта ачылды
Уфада танылган җәмәгать эшлеклесе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мактаулы туган як тарихын өйрәнүчесе, мәгърифәтче, педагог-методист һәм Уфа шәһәренең туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыручысы булган Флюра Әхмәрова (1928-2004) истәлеген мәңгеләштерделәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Мемориаль такта Россия урамындагы 163/4 адресы буенча 1984 елдан 2004 елга кадәр Флюра Дәүләтхан кызы яшәгән йорт фасадына урнаштырылган.
«Мондый әһәмиятле вакыйганың Остаз һәм педагог елында, шулай ук Ф. Д. Әхмәрованың тууына 95 ел һәм Уфа шәһәренең туган якны өйрәнү җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан булуы сөенечле», - дип хәбәр итте «Башинформ»га аның кызы, Флюра Әхмәрова исемендәге Уфа шәһәр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Иксанова.
Флюра Әхмәрова Уфа шәһәреннән һәм республикадан читтә дә билгеле шәхес. 1962 елдан 1991 елга кадәр ул башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм аларга уку-методик әсбаплар авторы һәм автордашы була.