Роспотребнадзор Татарстанда су сыйфаты аркасында коену куркыныч булган җиде пляжны атады
Татарстанда җиде пляж санитар нормаларга туры килми. Аларны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина санап чыкты.
«26 июльгә без Казанның «Түбән Заречье» пляжыннан, Чаллы, Лаеш, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәр пляжларыннан микробиологик күрсәткечләр буенча стандарт булмаган лаборатория тикшеренүләре алдык», – дип санап үтте санитар табиб.
Фото: © «Татар-информ»
Любовь Авдонина Зур Аккош күлендә, «Түбән Заречье» пляжында, «Локомотив»та һәм Лаеш шәһәр пляжында су санитар-химик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми, дип өстәде.
Республика Роспотребнадзор идарәсендә кимчелекләр ачыкланган урыннарда су коенмаска киңәш иттеләр, чөнки бу сәламәтлек өчен куркыныч. Рөхсәт ителмәгән ял итү урыннарын сайлап, сәламәтлеккә куркыныч тудырмаска кирәк, дип искәртте Любовь Авдонина.