Россиянең өч яклы комиссиясе минималь хезмәт хакын арттыру турында закон проектын хуплады
Россиянең өч яклы комиссиясе 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 18,5 процентка арттыруны хуплады, дип хәбәр итә «Интерфакс» вице-премьер Татьяна Голикова аппаратына сылтама белән.
Комиссия әгъзалары «Минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектын хупладылар, ул минималь хезмәт хакы күләмен 18,5 процентка, 19 242 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.
Шулай итеп, узган елгы медиан уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда ул 47,7 процентка кадәр артачак. Закон проектын кабул итү якынча 4,8 млн россияленең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар аппаратта.
Исегезгә төшерәбез, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы минималь хезмәт хакын ике тапкыр арттыру турындагы закон проектын әзерләде. 2030 елга ул 19 мең 242 сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.