Саратов имам-хатыйбы мобилизацияләнгән дин кардәшләре янында булды
Күптән түгел Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле махсус хәрби операция уздыру зонасында булып кайтты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов 2023 елның 20-23 июль көннәрендә «Россия геройлар ассоциациясе»нең Саратов бүлекчәсе рәисе, Россия Федерациясе Герое Александр Янклович җитәкчелегендәге гуманитар колонна составында хәрбиләр янында була.
«Мобилизацияләнгән дин кардәшләремә мөселман дини әдәбияты комплектларын һәм башка кирәкле әйберләрне тапшырдым. Очрашулар барышында без җәмәгать намазлары укыдык, Изге Коръән аятьләрен укып, дога кылдык. Шулай ук мөселманнар белән әңгәмә корып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирдем», — диде Рөстәм хәзрәт Мөхитов.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре гуманитар миссия белән махсус хәрби операция уздыру зонасында берничә тапкыр булган иде.