Татарстанда якындагы сәгатьләрдә яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Озакламый, бер-ике-өч сәгать аралыгында, Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр булырга мөмкин, шулай ук синоптиклар боз һәм көчле җил фаразлый. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең шторм кисәтүендә әйтелә.
Уңайсыз метеошартлар көн ахырына кадәр, шулай ук якшәмбе төнендә һәм көндез сакланачак. Көннең икенче яртысында җил тизлеге секундына 19-24 метрга, шулай ук иртәгә урыны белән секундына 25 метрга җитәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» ЮХИДИның Татарстан шоферларын эссе һава торышы куркынычы турында кисәткәнлеген хәбәр иткән иде.