Чаллыда 8 яшьлек баланы бәрдереп качып киткән шоферны тапканнар
Кичә көндез машина йөртүче, якынча мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган һәм 8 яшьлек җәяүлене бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Шофер юл һәлакәтеннән качып киткән, ә малай җәрәхәтләнгән.
Оператив-эзләү чаралары барышында шофер ачыкланган һәм тоткарланган. Ул шушы шәһәрдә яшәүче 58 яшьлек кеше булып чыккан.
Баланың сәламәтлегенә килгән зыян билгеләнгәннән соң, машина йөртүчегә карата юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен чара күреләчәк.