Татарстанда өч районда «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре төгәлләнгән
«Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә 476 ишегалды территориясендә юл эшләре төгәлләнгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Шулай итеп, эшләрне башкару уртача 76 процент тәшкил итә. Республиканың 27 районында ул 70 проценттан артык булды, шул исәптән өч районда –(Аксубай, Апас, Чирмешән) 100 процент тәшкил итте.
Зиннәтуллина сүзләренчә, тагын 369 йорт ишегалдында юл эшләре дәвам итә.
Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.