Чирмешәндә «Гасырлар мирасы» фестивалендә диаметры 1,5 метрлы җәймә пешерделәр
«Гасырлар мирасы» — «Наследие веков» I Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә диаметры 1,5 метрлы табада татарларның милли чәй ризыгы — җәймә әзерләнде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Фото: © «Безнең Чирмешән»
Моның өчен чара үткән «Сабантуй» мәйданында зур мич төзеделәр, шулай ук Кукмарадан зур таба алып кайттылар. Күп санлы кунакларны сыйлау өчен өч зур җәймә җитте.
«Камыр өчен 30 йомырка алдык, биш аш кашыгы көнбагыш мае, өч кашык майонез салдык, соданы уксус белән сүндердек, он куштык һәм камыр бастык. Бу минем әниемнең рецепты, хәзер мин үзем дә шулай пешерәм», — дип сөйләде Түбән Камада яшәүче Зөлфия Массарова.
Үз халыкларының мәдәни байлыгын һәм традицияләрен фестивальдә Әлки, Яңа Чишмә, Саба, Әлмәт, Лениногорск районнары, шулай ук Самара өлкәсе һәм Башкортстан коллективлары күрсәтте.