Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен, көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын әйтте
Бүген «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшен һәм көчле яңгырлар булырга мөмкин, шулай ук синоптиклар боз һәм көчле җил фаразлый.
Якын арада һәм бүгенге көн ахырына кадәр, 30 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19-24, 29 июльдә көннең икенче яртысында һәм 30 июльдә төнлә урыны белән 25-28 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тәкъдимнәр бастырып чыгарды.
Бик кирәк булмаганда өйдән, биналардан чыгып йөрмәгез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Әгәр дә сез көчле җил вакытында урамда калган булсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
Зур агачлар янында ышыкланмаска киңәш ителә. Шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый, көчле җилдән өзелгән агач ботаклары да зур куркыныч тудырырга мөмкин.
Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
Куркынычны өске кат тәрәзәләре ватылып төшкән пыялалар, шулай ук җил белән купкан түбә, декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга киңәш ителә.
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр узганын транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада хәрәкәтне дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә өзеклекләр булырга мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш. Җәяүлеләрдән автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда аеруча сак булу сорала.