Равил Әхмәтшин Севастопольдә Татарстан хәрбиләренә медальләр тапшырды
Татарстан вице-премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне кысаларында Севастопольдә республика хәрбиләре белән очрашты. Татарстанлылар ракета һәм сак корабларында, шулай ук Кара диңгез флотының диңгез пехотасында хезмәт итәләр, дип сөйләделәр Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәтендә.
Әхмәтшин хәрбиләргә һәм флот ветераннарына «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медальләрен, Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм Чистай заводы сәгатьләрен тапшырды. Моннан тыш, аларга беренчел кирәкле әйберләр, техника һәм татар милли тәм-томнары тапшырылды.
Шулай ук Татарстан делегациясе «Яр Чаллы» ракета корабында булды. 50 кешелек экипажлы ракета катеры автоград исеме белән аталган.