Рөстәм Миңнеханов «Алексеевск кыңгырау чыңнары» фестиваленнән фотолар күрсәтте
Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында бүген, шимбә көнне Алексеевск районында уза торган «Алексеевск кыңгырау чыңнары» («Алексеевские перезвоны») XXI кыңгырау чыңы фестиваленең фотоларын урнаштырды.
«Биредә иң яхшы кыңгырау чыңлатучылар, иҗади һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Оештыручы Ирина Монина элек 7 меңнән артык кунак катнашыр дип көтелүен әйткән иде. Быел рус православие мәдәнияте бәйрәме Русьта чукындыруның 1035 еллыгына багышлана.
Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы