Чаллыда кичә югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр
Чаллыда «Комсомол» 2нче полиция бүлеге тарафыннан 15 яшьлек кызны эзләү эшләре бара. Бу хакта мәгълүмат «Василиса» Чаллы эзләү-коткару отряды төркемендә урнаштырылган.
Кичә, 28 июльдә, Лия Илнур кызы Сафина ГЭС бистәсенең 6/12 йортыннан чыгып киткән, әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез. Кызның телефонына хәбәр бармый. Соңгы геолокациядә Мамадыш шәһәре күрсәтелә.
Кызны күргән яки аның кайда булуын белгән кешеләрдән полиция 8-927-412-69-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый. Шулай ук «ЧелныПоискВасилиса» югалган кешеләрне эзләү төркеме администраторы Екатерина Денисенкога хәбәр язарга мөмкин.