Лениногорскида «ГаиләФест» фестивале булды
Лениногорскиның М.Горький исемендәге паркында «ГаиләФест» фестивале узды. Фестиваль шәһәрнең Яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды. Турнирда барлыгы 7 гаилә катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Алар – Гәрәевлар, Камалиевлар, Карлушиннар, Нафиковлар, Петровлар, Шәрәфиевлар, Ризвановлар. Гаиләләр төрле ярышларда актив катнашты. Мәсәлән, дәрт белән җыештыру, музыкаль интуиция, баланы мәктәпкә җыю, мина кырын үтү, һава шарында һ.б.
Балалар өчен кружкага рәсем төшерү буенча мастер-класс та оештырылды, сабын күбеге белән шоу да күрсәтелде, теләүчеләрнең йөзенә матур аквагрим да ясалды.
Лениногорск шәһәренең Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина сүзләренчә, бу гаилә турниры быел беренче тапкыр үткәрелә. Аны ел саен үткәрербез дип ышанам. Бу турнирга мөмкин кадәр күбрәк гаиләне җәлеп итәргә телибез. Гаиләләр бүген төрле сынаулар үттеләр, бик актив катнаштылар, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты.
Гаилә фестивалендә Карлушиннар гаиләсе җиңүче булды. Алар беренче урынны алды, икенче урын Камалиевлар гаиләсенә бирелде, өченче урынга Петровлар гаиләсе лаек булды.
Жиңүче гаиләдән Светлана Карлушина үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып, «Безгә бик ошады, бөтен гаиләне берләштерә торган шәп бәйрәм бу. Мондый чаралар еш булып торсын иде. Безнең гаилә мондый чараларда катнашырга һәрвакыт риза», – дип әйтте ул.