Мәскәү белгечләре Алабуга җәмәгать транспортының яңа схемасын эшли
Мәскәү белгечләре Алабуга җәмәгать транспортының яңа схемасын эшли. Яңа схема буенча маршрут автобуслары 2024 елның гыйнварында ук йөри башлар дип көтелә. Бу хакта шәһәр трибунасыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде. «Алабуга нуры» шул хакта яза.
Бүген Мәскәү автомобиль транспортының фәнни-тикшеренү институты белгечләре халыкка җәмәгать транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру схемасын (КСОТ) әзерли. Әлеге документ җәмәгать транспортының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәлелек, бу очракта, иминлек, уңайлылыкны аңлата.
Алабуганың җәмәгать транспорты яңа схема буенча 2024 елның гыйнварында ук йөри башлар дип көтелә.
Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, әлеге тикшерүне үткәрү турында карар шәһәр транспорты эшенә шикаятьләрнең күп килүе сәбәпле кабул ителгән. Кешеләр, аеруча, Худан шәхси эшмәкәр хезмәтләндергән маршрутлардан зарлана.
Бу яңа схема (КСОТ) мөмкин кадәр нәтиҗәле эшләүче челтәр ясарга һәм шәһәрдә булган юл-урам челтәренең чикләүләрен исәпкә алырга тиеш. Моның ярдәмендә маршрут челтәренең еш кабатлануы (безнең шәһәр буенча барлык маршрутлар бер үк урамнар буенча диярлек уза), автобуслар арасында зур интерваллар, яңа районнарда җәмәгать транспорты булмау кебек проблемаларны хәл итергә тиеш.
Тикшерү барышында видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар, халыкны сораштыру нәтиҗәләре, пассажирлар агымының тыгызлыгы тикшерелә. Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, җәмәгать транспорты — теләсә кайсы шәһәрнең тормыш эшчәнлегенең мөһим өлеше, һәм аның эшен җайга салу бик мөһим.