Марий Элдагы давыл аркасында һәлак булучылар саны сигез кешегә җитте
Марий Элда яшен һәм көчле җил аркасында һәлак булучылар саны 8 кешегә җитте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсеннән
Звениговский районында Таир күле янында 2 кеше зыян күргән, аларның берсе бала булган. Идел районында Яльчик күле янында 27 кеше зыян күргән, шуларның алтысы – бала. Шул исәптә 8 кеше һәлак булган, аларның өчесе – бала.
Медицина дәвалау оешмаларына 17 кеше китерелгән, аларның икесе – бала. 5 кеше һәм ике бала өйләренә җибәрелгән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсеннән
Йошкар-Ола мэры Евгений Маслов ике зыян күрүченең авыр хәлдә калуын хәбәр итте. «Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсе
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, фаҗига палаткалар белән ял итү территориясендә булган. Давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 93 кеше һәм 30 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан – 10 кеше һәм 3 берәмлек техника.