Владимир Путин Сенегал Президентына кунакчыл Татарстанны мактады
Россия Президенты Владимир Путин Сенегал башлыгы Маки Салл белән әңгәмә барышында Татарстанның кунакларны кабул итә белүен билгеләп үтте. Салл Россиягә сәфәрен нәкъ менә Татарстаннан башлаган иде.
«Бу сәфәр барышында Сез татарларның кунакчыл кабул итүен лаеклы бәяли алгансыздыр дип өметләнәм. Татарстанда безнең туганнар моны эшли белә. Сезнең канәгать калуыгызга ышанам», – дип яза Путин сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте.
Аның сүзләренчә, Сенегал һәм Россия төбәк хезмәттәшлегеннән тыш, гуманитар өлкәдә, барыннан да элек мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләрне ныгыта.
Искәртик, Сенегал лидеры Россиягә «Россия-Африка» саммитында катнашу өчен килде, һәм үз сәфәрен Татарстаннан башлады.
Кичә тәмамланган саммит нәтиҗәләре буенча Россия һәм Африка йомгаклау декларациясен кабул итте. Путин билгеләп үткәнчә, саммит чараларының ирешелгән нәтиҗәләре Россия-Африка партнерлыгын алга таба да тирәнәйтү өчен яхшы нигез формалаштырачак.