Марий Элда давыл вакытында һәлак булучылар арасында Яшел Үзәннән дә өч кеше бар
Марий Элда давыл вакытында һәлак булучылар арасында Яшел Үзәндә яшәүче өч кеше дә бар. Бу хакта Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хәбәр итә.
«Зур кайгы, кичә давыл вакытында Марий Эл республикасында Яльчик күле янында Яшел Үзәннән 5 кеше зыян күргән, өчесе һәлак булган. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига», – диде шәһәр башлыгы.
29 июльдә Марий Эл республикасында һәлак булучылар арасында «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Евгений Чулковның хатыны да бар.
Искәртик, яшен һәм көчле җил аркасында Марий Элда 8 кеше үлгән, алар арасында 3 бала да бар. Медицина дәвалау оешмаларына 17 кеше китерелгән, аларның икесе – бала. 5 кеше (шул исәптә 3 бала) өйләренә җибәрелгән.