Лаеш районында давыл вакытында кыз бала үлгән, ул утырган палаткада берничә бала булган
Татарстан Республикасының Лаеш районында 29 июль кичендә булган давыл вакытында 14 яшьлек кыз бала һәлак булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, фаҗига Боровое Матюшино бистәсе тирәсендә булган. Яшүсмер анда әти-әнисе белән ял итәргә барган. Давыл вакытында аларның палаткасына агач ауган. ТАСС агентлыгы үзенең чыганакларына сылтама белән язуынча, палаткада берничә бала булган. Ул балаларга зыян килмәгән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда давыл булды һәм яшенле яңгыр яуды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Лаеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Питрәч, Апас муниципаль районнарында һәм Казанда ауган агачлар турында барлыгы 38 хәбәр килгән.