Июльнең соңгы көнендә Татарстанда кабат яшен, боз һәм көчле җил көтелә
31 июльдә төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада һәм Казанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Җилнең тизлеге көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр була, ә урыны белән аның тизлеге 18-23 метрга җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да фаразлана.
Искәртеп үтик, кичә, ягъни 29 июльдә, Идел буе федераль округында давыл чыкты. Татарстанда шторм кисәтүе бүген дә гамәлдә кала. Синоптиклар җилнең тизлеге чәршәмбе генә акрынаячагын фаразлый, аннары төбәккә яшен килергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында начар һава торышы аркасында 10 кеше үлгән һәм тагын 76 кеше зыян күргән. Шул исәптән Марий Элда Яльчик күле янында 8 кеше үлде. Тагын 29 кеше имгәнгән, 16сы хастаханәгә озатылган. Бу фактларга бәйле җинаять эше кузгатылган.
Сүз уңаеннан, кичә Лаешта ауган агачтан яшүсмер кыз үлде. Марий Элда һәлак булучылар арасында Питрәч районында яшәгән гаилә һәм Яшел Үзәннән өч кеше бар. Рөстәм Миңнеханов давыл аркасында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.