Чирмешәндә яшәүче ветеран район газетасына язылып 10 тавык откан
Чирмешәндә яшәүче Валентина Ильмендееваның тавыклары 10 башка күбәйде. Шушы көннәрдә 70 яшьлек ветеранга район газетасына язылып откан 10 кызыл тавыкны илтеп бирделәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
«Бик зур, көтелмәгән сөенеч бу. Тавыкларым азайган иде, минем моңа кадәр беркайчан да бүләк отканым булмады. Рәхмәт яусын», – диде өлкән яшьтәге ханым.
Район газетасын гел яратып укучы, әле дә төзелеш тармагында эшләүче белгеч Валентина Илдусовнага тавыкларны иганәчеләр, Иске Котышта кош-корт асраучы Габшакировлар бүләк итте.