Мәгълүмати технологияләргә багышланган Биләр Форумы нейросеть кулланудан башланган
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының Биләр аланында мәгълүмати технологияләргә багышланган Биләр Форум башланды. Сменаның беренче көнендә презентацияләр барышында хәзер популярлык казанган нейросеть кулланылды. Бу турыда «Татар-информ»га «Сәләт» форумыннан хәбәр итәләр.
Форумның бишенче сменасында белем бирү программасы профиль юнәлешендәге остаханәләр һәм IT һәм белем бирү, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр буенча белем бирү мәйданчыкларын үз эченә алды. Мисал өчен, укучылар интерфейсларны проектлаштыру һәм аларның дизайнын булдыру, бизнес өчен командалар төзү, нейрочелтәрләр, блокчейн, программистлар фикерләве, soft skills һәм self skills арасындагы аерма, зумерларны укыту турында беләчәк. Бу өлкәдә тәҗрибәле шәхесләр белән очрашулар оештырылачак.
Шулай ук смена барышында, «Папины дочки» сериалы аша танылу алып, Женя Васнецова ролен башкарган театр һәм кино актрисасы Дарья Мельникова белән иҗади очрашу да көтелә.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышлары булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 1 һәм 2 августта 18.30 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
- Быел Биләр Форум Татарстан һәм Башкортстан республикалары муниципаль районнарыннан барлыгы 980 катнашучыны берләштерде.