Казанда узачак «Итил» фестивалендә «Микулай» фильмы күрсәтелә
Казанда 12 августта өченче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале була. Чара Горький исемендәге паркның яшел киңлегендә узачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Итил» Идел буе халыкларының III яңа этник мәдәнияте фестивале – ул төрле сәнгать юнәлешләре аша Идел буе мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы һәм төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен һәр ел уза торган мәйданчык», – дип билгеләп үтте спикер.
Фото: © презентациядән скриншот
Сәгыйтова сүзләренчә, паркта үзебезнең, шулай ук Идел буе шәһәрләреннән килгән артистлар катнашында киң музыкаль программа тәкъдим ителәчәк.
«Моннан тыш, мәйданчыкта беренче тапкыр ачык лекторий эшләячәк, шулай ук Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» этно-триллерының махсус күрсәтелеше булачак», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.
Күргәзмәдә фестиваль кунаклары күп катлы тукыма техникасында башкарылган паннода Идел буе халыклары орнаментлары белән таныша алачак. Шулай ук кулдан эшләнгән әйберләр сатып алу, балалар өчен әзерләнгән мастер-классларда катнашу һәм милли ризыкларны татып карау мөмкинлеге була.
«Август вакыйгаларга бай. Безнең бурыч – һәркем үзенә ошаган чараны сайлап, анда яхшы кәеф белән бушлай катнаша алсын өчен мәдәни вакыйгалар узасы урыннар турында хәбәр итеп тору», – дип аңлатма бирде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.