Башкортстанда төбәкнең яңа батальонына Россия Герое Алмаз Сафин исеме биреләчәк
Башкортстанда махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәү өчен хәрби хезмәткә үз ирекләре белән алынучылардан торган тагын бер батальон оештырылачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиткерде, дип хәбәр итә «Башинформ».
Радий Хәбировка Әлшәй районындагы «Хәрби туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсе ветераннарыннан мөрәҗәгать килгән.
«Хәрби туганлык» әгъзалары тагын бер исемле батальон оештырырга һәм алар яңа батальонга үз якташлары, Россия Герое Алмаз Сафин исемен бирергә тәкъдим итәләр. «Мондый инициатива бар икән, без аны һичшиксез хупларбыз дип уйлыйм. Шуңа күрә республика башлыгы хакимиятеннән барлык кирәкле эшләрне башлауны сорыйм. Саклану министрлыгы белән сөйләшеп, бу эшне башлыйбыз», – диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров Алмаз Сафин исемендәге яңа батальонны формалаштыру буенча барлык кирәкле чыгымнарны республика үз өстенә алачагын искәртте.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстаннан старшина Алмаз Сафин вафатыннан соң Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Бу хакта указны ил Президенты Владимир Путин имзалады. Республиканың Әлшәй районы Раевский авылында туган егеткә мактаулы исем махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бирелде.
Алмаз Сафин махсус хәрби операциядә 2022 елның 30 сентябреннән башлап катнашкан.