Давыл вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә Марий Элда миллион сум түләнәчәк
Марий Эл төбәгендә давыл вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә 1 миллион сум, зыян күрүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләячәкләр, дип хәбәр иткәннәр «РИА Новости»га төбәк башлыгының матбугат хезмәтендә.
29 июльдә булган табигать афәте нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм турындагы карарны Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев кабул иткән.
«Һәлак булганнарның гаиләләренә түләү 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Зыян күргән гражданнарга, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк. Түләүләр республика бюджетыннан башкарыла», – дип хәбәр итә Марий Эл башлыгының матбугат хезмәте.