«СалаваTik»лар «Ай, былбылым» җырын яңартып чыгарды
Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Ай, былбылым» дип исемләнгән татар халык җырына яңа видео чыкты. Клип турында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Татар-информ»га сөйләде.
«Татар халык җырларын балалар гына түгел, сабыйларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да яхшы кабул итә. Интернетта андый видеоларның караулары да шактый күп. Әйтик, «Әпипә»дә 269 мең карау булса, «Чума үрдәк, чума каз» җыры 188 мең карау җыйган. Бу – зур күрсәткеч. «Ай, былбылым» җыры да рекордлар белән шатландырыр дип ышанабыз, чөнки ул яңа яңгырашта башкарыла», – дип сөйләде балалар журналларының баш мөхәррире.
Саунд-продюсер, битмейкер, Казан DJ, электрон музыканы төрле жанрларда сынап караучы Ислам Вәлиев җырга яңа төсмер биреп, яңача ачкан.
««СалаваTik»лар проектын күптән беләм. 5 яшьлек кызым аларның чып-чын фанаты. Илгиз Шәйхрәзиев катнашындагы видео чыккач минем кызым: «Әти, ә сине кайчан чакыралар, сине дә «СалаваTikлар»да күрәсем килә», – дигән иде. Менә кызымның хыялы чынга ашты, кызым клипта үзе дә катнашты. Балалар өчен мондый проект бик тә кирәк, алар әлегә җитеп бетми», – диде Ислам Вәлиев.