Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә мәктәп кирәк-яраклары җибәрәчәк
Татарстан шефлык итә торган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре мәктәпләрендәге барлык балалар да мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алачак. Августның өченче декадасында аларга йөкне «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре илтәчәк.
«Хәзер комплектлау бара һәм инде 20 августта без аларны билгеләнгән урынга илтеп тапшырырга планлаштырабыз. Планда – балаларга портфельләрне тантаналы төстә тапшыруны оештыру», – дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
Мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр Лисичанск укучылары (1869 укучы) һәм Рубежное шәһәре укучылары (692 укучы) өчен җыелачак.
Комплектлар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында җыела. Ул бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында старт алды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясе инициативасы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелә. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган балаларга һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Акция гамәлдә булган вакытта мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка керүче 237 108 укучыга һәм 2-11 сыйныф укучыларына 333 миллионнан күбрәк суммага ярдәм күрсәтелгән.
- Казанда Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен 17 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли.
- Шефлык ителә торган шәһәрләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү даими рәвештә алып барыла. Мәсәлән, күптән түгел Лисичанск һәм Рубежноега 75 тонна йөк китерелгән.