Песков: Путинның Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясында катнашу планы әлегә юк
Россия Президенты Владимир Путинның планнарында әлегә Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясында катнашу юк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, утырыш сентябрьгә билгеләнгән.
«Әлегә Президентның мондый планнары юк», - дип җавап бирде ул.