Башкортстанда «Башкорт аты» халыкара фестивале Баймак районында узачак
«Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә «Иң оста традицион сергетыш ясаучы – ягъни ияр астына җәю өчен тукыма япма ясаучы» конкурсы узачак. Бүгенге көндә оештыру комитетына бәйгедә катнашу өчен 22 гариза килгән, дип хәбәр иттеләр «Башинформ»га Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәтендә.
«Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивале Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча үткәрелә. Ул 11-13 август көннәрендә Баймак районындагы Граф күле ярында узачак. Фестиваль башкорт атлары токымын популярлаштыру, атчылык һәм кымызчылык традицияләрен торгызу һәм саклау, халык һөнәрләренә һәм милли уеннарга ярдәм итү максатларында үткәрелә.
«Серге» - борынгы төрки теленнән тәрҗемә иткәндә «тукыма япма» дигәнне аңлата. Ул атның аркасын саклау өчен ияр астына куела. Сергетыш тукымадан, тиредән, киездән булырга мөмкин.