Казан артистлары мэрия балконында чыгыш ясаячак
26 августта Татарстан башкаласында «Казан тавышы» дигән музыкаль-театральләштерелгән перформанс була. Бу көнне мэрия балконыннан татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен җанлы музыкага укыячаклар. Бу хакта Казан мэриясенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Шигырьләрне Казан театрларының әйдәп баручы актерлары яңгыратачак. Рефоманс традицион рәвештә Шәһәр һәм Республика көне алдыннан үткәрелә. Шул ук көнне Татарстан Республикасы башкаласында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале башлана.