Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы митинг була
Чәршәмбе, 2 август көнне Түбән Камада Россия Һава-десант гаскәрләре оешуга 93 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг уза. Бу хакта «Туган як» сайтында шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.
Билгеле булганча, чара 10 сәгатьтә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында уза. Анда җыелганнар традиция буенча монумент янына чәчәкләр салачак һәм һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алачак.