Казанның Сөембикә манарасы эчендә «Беренче канал»ның төшерү төркеме булып киткән
Башкала халкы Казанның Сөембикә манарасында видеокамералы кешеләрне күреп алган. Шәһәр халкы аңа керү тыелган булуын, әмма кемдер өчен барыбер искәрмә ясалганын әйтә. Социаль челтәрләрдә еллар буе тарихи объектка эләгү турында хыяллануларын язалар, манара буйлап экскурсияләр оештырырга чакыралар.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Сөембикә манарасы эчендә йөргән видеокамералы кешеләрнең «Беренче канал»ның төшерү төркеме булуын аңлаттылар.
«Алар видеопроект кысаларында махсус чыгарылыш әзерлиләр», – дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкта. «Казан Кремле»ндә сөйләүләренчә, массакүләм мәгълүмат чараларыннан рәсми сорау буенча төшерү төркеме вәкилләре музей-тыюлыкның архитектура объектларына, шул исәптән Сөембикә манарасына керә ала.
«Хәзерге вакытта турист төркемнәре һәм шәхси кунаклар өчен манарага керү чикләнгән», – дип искәрттеләр музей-тыюлык хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Сөембикә манарасы әкренләп җимерелә башлады дигән мәгълүмат чыкты – социаль челтәрләрдә аннан кирпечләре төшкән фотолар урнаштырылды. Белгечләр манарада эчке һәм тышкы яктан реставрация эшләре үткәрү планнары турында әйткән иде.